Эдэби уку(2 кл)


2 нче сыйныф программасы.
Аңлатма язуы.
Укыту программасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфына адреслана.
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль);
2. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ы;
3. 2.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планы (Приказ №3934/11);
4. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (Приказ №373);
5. Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасы.
Дәреслекләр: 1. Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р., Әлифба. 1 сыйныф. Дәреслек. – К: Мәгариф/Вакыт, 2011.
2.Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 1 сыйныф. Дәреслек. — К, Мәгариф/Вакыт, 2011.
Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп эшләнде. “Перспектив башлангыч мәктәп” системасының иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.
Әдәби уку – башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны дөрес кузаллый алырлык сизгер була (әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне - кешеләр һәм табигать дөньясын да) Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин.
Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота.
Төп идеяләр берничә, һәм бу идеяләрне тормышка ашырмыйча максатка ирешергә мөмкин түгел.
Беренче идея. Уйдырмалар(мифлар), халык авыз иҗаты, авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес кузаллау булдырырга кирәк. Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла.
Икенче идея. Әдәбият дәресләрендә ашыкмыйча гына әдәби образ төшенчәсе кертә барырга кирәк, (әдәби образ термины,билгеле, кулланылмый) Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру,капма-каршы кую һ.б. таныштырырга кирәк.
Өченче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты жанрларын,ә соңыннан әдәби жанрларны аера белергә өйрәтергә кирәк. Шулай ук һәр жанрның шартлы чикләрен билгели белергә өйрәтү дә таләп ителә.
Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтергә кирәк. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.
«ӘДӘБИ УКУ» ПРЕДМЕТЫН УКЫТУ-МЕТОДИК
КОМПЛЕКТЫНЫҢ БУРЫЧЛАРЫ
Әдәби уку-укыту методик комплекты «Перспектив башлангыч мәктәп» концециясенә нигезләнә һәм түбәндә күрсәтелгән гомум дидактик бурычларны чишүгә юнәлтелә:укучы үзенә кирәкле информацияне «Эчтәлек» битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга;күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга; әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык ваклыкларыбелән сөйләп бирергә; аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырып гомумиләштерергә; «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга өйрәнергә тиеш була.Бала яшенә туры килә торган теоретик бурычлар:
Хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән таныштыру: татар халык әкиятләренең, бер яктан, башка халыкларның хайваннар турындагы әкиятләренә охшаш булуы (төп геройлары — хайваннар, еш кына бер үк төрле мөнәсәбәтләргә керәләр); икенче яктан, бер-берсеннән аерылалар (төп геройлар башка төрле хайваннар, бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башка төрле); хайваннар турындагы автор әкиятләренең еш кына халык әкиятләренә нигезләнүе (башлангыч сыйныфларда әле автор әкиятләренә нигезләнүе термин буларак әйтелми); халык әкиятләрендә аерым хайваннарның патшалык итүе (баш булуы); хайваннар турындагы әкият героеның һәрвакыт көчсезләрне яклаучы гына түгел, еш кына хәйләкәр,тиктормас, көлкегә калучы икәнлеге турында төшенчә бирү.Тылсымлы әкиятләрнең кайбер үзенчәлекләре белән таныштыру (маҗаралы хәлләрнең, тылсымлы предметлар яки ярдәмчеләрнең булуы, әкияттә кабатлауларның булуы).Әхлакый бурычлар:
Күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белүнең байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру.
Эстетик бурычлар:
Матурлык — ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә генә кирәклеге турында төшенчә бирү.Сөйләм телен үстерү бурычлары:
Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: бүлекләрне өлешләргә бүлү, кирәкле урынны табып укып күрсәтү, хисләр белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя биргәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда, предметка «синең карашың һәм бәяң — синең әсәрне аңлау идеяң» икәнлеген җайлап төшендерү.
Дәреслек һәм дәреслек-хрестоматия структурасы һәм идея эчтәлеге буенча бер-берсенә бәйләнеп килә. Мәсәлән,дәреслекнең «Белдекле Керпедә кунакта», «Белмәмештә кунакта», «Укымышлы Ябалак янында», «Аю өнендә», «Күрү ноктасы», «Шагыйрь өчен табигать — серле һәм җанлы дөнья», «Кызык һәм көлкеле хәлләр» бүлекләренә дәреслек-хрестоматиянең «Хайваннар турындагы һәм тылсымлы әкиятләр»,«Фантазия һәм ялган», «Чын һәм ялган байлык турында», «Күрү ноктасы», «Табигатьтә һәрнәрсә матур», «Көлкелехәлләр сере» бүлекләре туры килә.
Дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәре дә бер үк максатларны тормышка ашыра.
Программа 2012 – 2014 нче уку елына атнага 2 сәгать исәбеннән барысы 68 сәгатькә төзелә.
Укыту процессының төп характеристикасы:
1.Эш формалары: сыйныф белән, төркемләп, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль.
2.Укыту методлары: сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш, стимуллаштыру, тикшерү.
Башка предметлар белән бәйләнеше: программа әйләнә-тирә дөнья, татар теле, тарих фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.
Укучыларның белемнәрен бәяләүнең системасы: укучыларның белемнәре мактау сүзләре белән бәяләнә.
Һәр бүлектән соң телдән тест эшләнә
«ӘДӘБИ УКУ» УКЫТУ-МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫНЫҢ
ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЯКЛАРЫ
Укыту-методик комплектының төп үзенчәлекләренең берсе булып, әдәби әсәрләрнең әхлакый-эмоциональ мәгънәләрен ачыклау максатыннан чыгып, сюжет элементларын төрле төсләр белән билгеләү, аерым өлешләрен күрсәтү санала.(Мәсәлән, Г. Тукайның «Кәҗә белән Сарык әкияте»ндә чылбыр буенча уку мәгънәви кисәкләргә бүлеп бирелә: текст кырыенда сары һәм зәңгәр төсләр.)
Ә текст үзе кызыл сызыклар белән бүлекләргә аерылды.Балаларда рольләргә бүлеп уку күнекмәсе камилләштерү максатыннан, туры сөйләм сары һәм зәңгәр сызыклар белән әйләндереп алынды, текст эчендә бала игътибар итәргә тиешле сүзләр кара хәрефләр белән күрсәтелде. Аерым әсәрләрдә(мәсәлән: «Ник соң әле итек җитмәде?») кабатлаулар зәңгәр төс белән бирелде. Мөстәкыйль эш дәфтәрендә дә балалар ике төрле карандаш белән эшлиләр. Күбесенчә — сары төс, уңай эмоцияләрне, ә зәңгәр төс курку, борчылу һ. б. ны белдерә.Кайбер очракта баланың үзенә сайлап буяу мөмкинлеге бирелә.
Бер үк текст өстендә төсләр белән дә, төрле тамгалар белән дә эш оештыру планлаштырылды.
Укыту-тематик план
№ Бүлек һәм темаларның исемеБарлык сәгатьләр
1 Халык авыз иҗаты 1.1 Хайваннар турында әкиятләр 1.2 Тылсымлы әкиятләр 2 Автор әсәрләре 2.1 Хикәя жанры 2.2 Шигърият3 Библиографик культура формалаштыру4 Уку,сөйләү,тыңлау күнекмәләре формалаштыру ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕ ПРОГРАММАСЫ.2 НЧЕ СЫЙНЫФ (68 СӘГ.)
Халык авыз иҗаты
Хайваннар турында әкиятләр. Әкиятләр турында гомуми күзаллау булдыру. Татар халык әкиятләрендәге төп герой белән башка халыклар әкиятләрендәге төп герой арасындагы охшаш һәм аермалы яклар. Геройларның характеры. Россия халыклары әкиятләре.
Тылсымлы әкиятләр. Җирдәге һәм тылсымлы дөньяны чагыштыру. Тылсымлы предметлар (эченнән гаскәр чыга торган таяк, төрле ашамлыклар тулы тырыс, хәзинәсе бер дә кимеми торган сумка, кеше күзенә күрсәтми торган бүрек,җилән, зур атлата торган итек, дошманны кырып сала торган кылыч Һ.6.), герой куллана торган тылсымлы әйберләр: тарак,көзге, кайрак, балдак. Тылсымлы булышчылар (җәнлекләр:әтәч, бүре, аю, куян, шулай ук убырлы карчык Һ.6.), тылсымлы төсләр (ак һәм кара). Борынгы дөньяның тылсымлы әкиятләрдә чагылышы (табигать көчләре, кешеләрнең хайваннарга, үсемлекләргә әверелүе).
Тылсымлы әкиятләрнең төзелеше (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә баруы, кабатланулар, билгеле бер ритм, әкиятне истә калдыру).
Автор әсәрләре.
Шигъри формада язылган тылсымлы әкиятләр (Г. Тукайның «Кәҗә белән Сарык әкияте»), аның халык әкиятләре белән охшашлыгы, сюжет һәм композиция үзенчәлеге. Капма-каршы ике төрле дөнья бирелеше (җирдәге һәм тылсымлы дөнья, тылсымлы булышчылар, тылсымлы әйберләр, тылсымлы төсләр).Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Халык авыз иҗаты белән охшашлык (кабатланулар, вакыйгалар бергәлеге һ.б.).
Хикәя жанры.
(А. Әхмәт, Г. Ибраһимов, И. Туктар, Ә. Еники, Р. Хафизова, Ә. Гаффар, Ф. Садриев, Ф. Сафин, Ф. Тарханова, В. Нуриев,Л. Лерон, Ә. Моталлапов, Р. Мөхәммәдиев, Э. Шәрифуллина,Ф. Яхин). Җанр үзенчәлекләре: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы; әхлакый проблемаларның актуальлеге; уй-дырмалар. Хикәянең төп мәгънәсе. Хикәя исеменең эчтәлеккә туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары һәм характерларының сөйләмнәре, башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте.
Шигърият.
(Г. Тукай, М. Җәлил, һ. Такташ, Г. Афзал, Б. Рәхмәт,X. Халиков, Зыя Мансур, Ш. Галиев, Р. Вәлиева, Ф. Яруллин, Җ. Дәрзаман, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Мингалим,Р. Гаташ,М. Әгъләм, Р. Миңнуллин, Р. Корбан, М. Фәйзуллина, Н. Әхмәдиев, М. Галиев, М. Шабаев, Н. Мадьяров, Э. Шәрифуллина, Л. Лерон, Н. Ахунова, Г. Гыйльманов, Ф. Зыятдинов, Ф. Зыятдинова, Г. Морат, Р. Газизов, Г. Мөхәммәтшин,Йолдыз,
Р. Бәшәр, А. Юнысова, Г. Юнысова, В. Хәйруллина,Н. Каштанов, Л. Шәех).
Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы —шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү).
Библиографик культура формалаштыру.
«Эчтәлек» белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү; кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп элементларын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре.Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру.
Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.
Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация,тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку.Укылган әсәргә анализ ясау.
2 НЧЕ СЫЙНЫФНЫ ТӘМАМЛАГАН УКУЧЫЛАРНЫҢБЕЛЕМЕНӘ, ЭШ ОСТАЛЫГЫНАҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ БУЛГАН ТАЛӘПЛӘР
Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү.
Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.
Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирә белү.
Төрле авторларның б—8 шигырен яттан сөйләү.
Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.
Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера
Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белү.
9.Сүзлекләрдән файдалану. Укучы белергә тиеш:
2—3 татар классигының исемен;
2—3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрләрнең эчтәлеген;
баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану:
китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү; мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;
сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.
Икенче сыйныфта баланың китап укучы буларак тәҗрибәсе үстерелә. Текстның мәгънәсен аңлап йөгерек уку техникасы камилләшә. Кече яшьтәге мәктәп балалары язучылар әсәрләрендә кулланылган халык авыз иҗаты: әкиятләр, санамышлар, тизәйткечләр, эндәшләр, бишек җырларының сюжет- композиция үзенчәлекләрен аера беләләр инде .2нче сыйныфта җәнлекләр турындагы әкиятләр белән бергә тылсымлы әкиятләр өстендә дә эш алып барыла. Шигъри әсәрләр белән бер үк вакытта хикәяләр белән дә таныштырыла. Укучыларның чәчмә һәм шигъри әсәрләрнең сәнгатьлелеге турындагы белемнәре киңәя: укучылар әсәрнең исемен,геройларның үз-үзләрен тотышын, эш- гамәлләрен,портретларын,исемнәрен,сөйләмнәрен анализ-ларга өйрәнәләр. Сынлы сәнгать әсәрләре һәм әдәби әсәрләр чагыштырып өйрәнелә.
Икенче сыйныфны тәмамлаган вакытта балалар әдәбиятның образлылыгын белергә тиешләр, әдәби әсәрләрне, сынлы сәнгать белән чагыштырып алар арасындагы уртак матурлыкны бербөтен итеп аңлый белергә, күбрәк уку ихтыяҗы булдырырга кирәк .
Әдәби уку курсының төп этик бурычлары.
Әхлак, экология, ватанпәрвәрлык мәсьәләләре дәреслектә турыдан-туры үгет – нәсихәт бирү, махсус кертү юлы белән хәл ителми, ә бәлки баланың табигать, тормыш-көнкүреш һәм яшәү тәҗрибәсенә нигезләнеп хәл ителә. Әдәби уку курсында яхшы булырга, комсызланмаска, көйсезләнмәскә, ялкауланмаска, әләкләшмәскә, өлкәннәргә һәрвакыт булышырга, яхшы укырга дигән төшенчәләр турыдан-туры бирелми, ә бәлки әдәби әсәрләр укып, кирәклене эзләп табып,чагыштырып тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, бала үзе нәтиҗә ясый. Укучы беренчел билгеләргә генә карап ашыгыч нәтиҗә ясамаска, дөньяның бик катлаулы икәнлеген аңларга өйрәнә. Туган илгә мәхәббәт, Ватан алдында җаваплылык хисләре коры сүзләр аша гына бирелми. Туган як табигатенә соклану, халыкның үткән тарихы белән горурлану, Ватанның тарихи һәйкәлләренә хөрмәт,туган телнең бихисап мөмкинлекләренә гаҗәпләнү, тарихи шәхесләргә тиңләшергә теләү хисләре аша күрсәтелә.
Әдәби укудан календарь-тематик план
№ Дәрес темасы Сәг.
Саны План. вакыт
Факт. вакыт Искәрмә
1 Белдекле керпедә кунакта. 1     2 Г. Тукай иҗаты. 1 3 “Кәҗә белән Сарык” әкиятенең жанр үзенчәлеге. 1 4 Г. Тукай әсәрләрендә халык авызиҗатының чагылышы. 1 5 Хайваннар турындагы әкиятләр. 1 6 Татар халык әкиятләре. 1 7 Йорт хайваннары турындагы әкиятләр. 1 8 “Әтәч патша” әкияте. 1 9 Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр. 1 10 “Бүдәнә белән Төлке” әкияте. 1 11 Аз булса да, үз акылың булсын. 1 12 Җәнлекләр турында гуцул халык әкияте. 1 13 «Хәйләкәр керпе» әкияте. 1 14 Тылсымлы әкиятләр. 1 15 “Гөлчәчәк” әкияте. 1 16 Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы. 1 17 Ш. Галиев әсәрләрендә мәзәк мәсьәләләр. 1 18 Ш. Галиев. «Котбетдин мәргән». 1 19 Уйдырма әкиятләр. 1 20 Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр. 1 21 Автор әкиятләре. “Музей йорты”на сәяхәт. 1 22 Белмәмештә кунакта. 1 23 Замана баласы. 1 24 Эш эшкә өйрәтә. 1 25 Илен сөйгән, ир булган. 1 26 Укымышлы Ябалак янында. “Музей йортына сәяхәт”. 1 27 Хоккулар. 1 28 Кыска шигырьләр. 1 29 Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. 1 30 Аю өнендә. 1 31 “Музей йорты”на сәяхәт. 1 32 Күзәтә белгән кеше – бәхетле кеше. 1 33 «Серлеачкыч» мәктәп клубына хат язу. 1 34 Күзәтү ноктасы. 1 35 Дөньяны танып-белүнең яңа ысуллары. 1 36 Хыялда тудырган дөнья. 1 37 “Музей йорты”на сәяхәт. 1 38 Күңел күзе. 1 39 Ай нәрсәгә охшаган? 1 40 Дөньяга төрлечә караш. 1 41 Дөнья белән танышуны дәвам итү (су өслеге) 1 42 Дөнья белән танышу (боз аша). 1 43 Бер тамчы суга дөнья ничек сыйган? 1 44 Бинокльдән күзәтү. 1 45 Син – миңа, мин сиңа карыйм. 1 46 Алар – безгә, без аларга карыйбыз. 1 47 Үсемлекләрдә хыяллана. 1 48 “Музей йорты”на сәяхәт. 1 49 Бер предметка төрлечә караш. 1 50 Кечкенәдә төшкенә. 1 51 “Музей йорты”на сәяхәт. 1 52 «Серлеачкыч» мәктәп клубы утырышы. 1 53 Мин һәрвакыт үзембулып калам. 1 54 Кем нәрсәгә шатлана? 1 55 Яңалыклар ничек тарала? 1 56 Балалар журналлары. 1 57 Балалар газеталары. 1 58 «Серлеачкыч» мәктәп клубы утырышы. 1 59 Шагыйрь өчен табигать – серле һәм җанлы дөнья. 1 60 Якты тәрәзә каршысында. 1 61 Кышкы урман матурлыгы. 1 62 Якты күл сагышы. 1 63 Көлке ничек туа? 1 64 Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була. 1 65 Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге. 1 66 Искитмәле тамашалар. 1 67 «Серлеачкыч» мәктәп клубына хат язу. 1 68 Уку елын йомгаклау. Җәйге биремнәр.1 Укыту-методик әсбаплар исемлеге:
Әдәби уку: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.2 нче с-фы өчен д-лек.
3 кисәктә. 1 нче кисәк / [Г. М. Сафи-уллинаһ.б., рәссамы Ф. Ризаева]. — Казан: «Мәгариф—Вакыт»нәшр., 2012. — 127 б.,8 репродукция.
Әдәби уку: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.2 нче с-фы өчен д-лек. 3 кисәктә. 2 нче кисәк / [Г. М. Сафиуллина Һ.6., рәссамы Ф. Ризаева]. — Казан: «Мәгариф—Вакыт» нәшр., 2012. — 127 б., 8 репродукция.
Әдәби уку: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.2 нче с-фы өчен д-лек. 3 кисәктә. 3 нче кисәк: дәреслек-хрестоматия / [Г. М. Сафиуллина Һ.6., рәссамы Ф. Ризаева]. — Казан:«Мәгариф—Вакыт» нәшр., 2012. — 111 б.
Әдәби уку: мөстәкыйль эш дәфтәре: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек-практикум / [Г. М. Сафиуллина Һ.6., рәссамы Ф. Ризаева]. — Казан:«Мәгариф—Вакыт» нәшр., 2012. — 95 б.
Әдәби уку: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт.2 нче сыйныфында эшләүче укытучы өчен дәреслек [Г. М. Сафиуллина Һ.6., рәссамы Ф. Ризаева]. — Казань: «Мәгариф—Вакыт», 2012.— 175 б.
«ӘДӘБИ УКУ» ДӘРЕСЛЕГЕНӘ МЕТОДИК ХАРАКТЕРДАГЫ АҢЛАТМАЛАР
Аңлатмалы сүзлек һәр ике дәреслекнең, дәреслек-хрестоматиянең һәм мөстәкыйль эш дәфтәренең ахырында бирелә.
«Музей йорты»на сәяхәт вакытында, укучыларның сөйләм телләрен, күзәтүчәнлекләрен, матурлыкка соклана белү хисләрен арттыруга, гади генә предметны да образлы итеп күрә белүләренә ирешергә кирәк була.
Мөстәкыйль эш дәфтәре белән эш вакытында укучы сары һәм зәңгәр төсле карандашлар белән эш итә (фломастерлар белән түгел).
Әдәби уку дәресләренең кайберләрендә, «Музей йорты»на сәяхәт вакытында сәнгать әсәрләренең аерым детальләрен яхшылап күзәтү максатында, лупа кулланыла.
«Музей йорты» белән танышкан вакытта, картиналардан аеруча әһәмиятле фрагментларны кадрлап аерып алу һәм аларны бербөтен итеп карау өчен, билгеле бер размердагы «рамкалар» файдаланыла. Бу «рамкалар»ны технология дәресләрендә картоннан яисә калын кәгазьдән ясарга мөмкин.«Рамка»ның соргылт, яшел, караңгы төстә булуы мөһим (ак төстә түгел). Рамка 6x9 см зурлыкта була һәм һәр яктан1,5 см поля калдырылып эшләнелә.
Дәрес өчен материал күп бирелде. Көчле укучылар белән эш оештыру өчен, укытучының барлык мөмкинлекләре дә бар.Һәрбер чыганакта да (дәреслек, хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре) җитәрлек күләмдә әсәрләр сайланды. Укытучы өстәмә әсәрләр эзләп мәшәкатьләнмәсә дә була. Күрсәтелгән барлыкматериалларны эшләп бетерү мәҗбүри түгел, сыйныфның хәзерлек дәрәҗәсенә карап, укытучы үзе сайлап ала. Дәрестә бирелгән материал күп дип уйлаганда — мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремнәрне калдырып, материал аз дип уйланган дәресләргә өстәсәң, яисә, өй эше итеп, төрле хәзерлектәге укучыларга сайлап бирсәң дә була. Өй эшләре вариантлап бирелде.Аларны сайлап алуның мөмкинлеге киңәйтелде.Мөстәкыйль эш дәфтәрендә бирелгән рәсемнәрне укучы үзе теләгәнчә буйый ала. Анда җавапларны язып кую өчен махсус юллар бирелде.
Автор әсәрләре үзләренең эчтәлекләре буенча календарь ел фасылларына туры килмәскә дә мөмкин. Бу «Перспектив башлангыч мәктәп» концепциясендә, кире кайтып кабатлаулар үткәрү өчен, махсус шул тәртиптә эшләнә.

Приложенные файлы

  • docx 23784111
    Размер файла: 50 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий