ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕНДӘ АУЛАК ӨЙ


ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕНДӘ АУЛАК ӨЙ.
(Әниләр бәйрәмендә “Аулак өй”)
(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)
Музыка залы кирәкле әйберләр белән җиһазланган.
Балалар “Аулак өй” (Л.Батыркаева муз.) көе астында залга үтәләр. Ярымтүгәрәккә басалар.
1 бала. Ап-ак карлар явып тора
Кышның иң матур көне.
Шатлык балкый күңелләрдә.
Бүген әни бәйрәме. (Әниләр көне өчен)
1 бала. Март кояшы карый тәрәзәдән,
Юмарт сибә җылы нурларын.
Иртән иртүк торып бәйрәм белән
Әниләрне котладык.( Бу куплет 8 март өчен)
2 бала. Иң изге матур теләкләр
Бүген сезгә Әниләр.
Иң тәмле, ягымлы сүзләр
Бар да сезгә Әниләр!
3 бала. Әни сүзе—иң матур сүз,
Иң бөек сүз дөньяда.
Иң бәхетле балалар без,
ӘНИ янда булганда.
4 бала. Шатлык белән, бәхет белән,
Җиргә килсен һәр көннәр.
Бүген без сезне котлыйбыз,
Бәйрәм белән, Әниләр!
Бергә. Бәйрәм белән, Әниләр!
Җыр: “Рәхмәт, әнием”.
Кыз (уртага чыгып сөйли) Әй, дусларым, дусларым, Мин бернәрсә уйладым.
Бар да. Нәрсә,нәрсә? Әйт тизрәк.
Кыз. Ничек булыр әниләргә Аулак өй бүләк итсәк?
Балалар “шәп булыр”, “яхшы”, “без риза” диешәләр.
Ике малай чыга. Тәрбияче уртада.
1 малай. Ләйсән апа, сез булырсыз,
Аулак өйнең хуҗасы.
2 малай. Димәк, бүген аулак өй дә
Сезнең өйдә буласы.
Ләйсән. Ярый, дуслар мин риза,
Аулак өй бездә була!
Малайлар урыннарына басалар. Тагын өч бала чыга.
1 бала. Аулак өй әбисез булмый.
Аңа бабай да кирәк.
2 бала. Әби, бабай үзебездә,
Проблема юк димәк.
3 бала. Әйдегез, дуслар, башлыйбыз,
Аулак өйне тизерәк.
Балалар. Әби, бабай, сез кайда?
Аулак өй бүген монда.
Әби, Бабай (гармун күтәреп) чыгалар.
Әби, Бабай. Булсын, булсын без риза,
Аулак өй монда уза.
6 бала. (Әби-бабай уртасына килеп баса).
Бигрәк яхшы безнең әби,
Бигрәк шәп безнең бабай.
Аулак өй ясыйк, диюгә,
Ясагыз, диләр, давай!
Балалар. Әйдәгез, Аулак өйгә!
Түгәрәктә әйлән-бәйлән. “Капкалы”. Балалар парлашып, җитәкләшеп, уртага карап басалар. (“Иделләре-күлләре” көенә) Уртада ике бала җитәкләшеп йөриләр.
Әйдә, безгә килегез, ( Әкрен генә җитәкләшкән куллар-
Капкалардан керегез! ны күтәрәләр, “капка” ясыйлар)
Капкалардан керегез, (Ике бала капкалардан кереп чы-
Өебезгә үтегез!гып йөриләр).
Өебезгә үтегез,
Кунак булып китегез!
Кунак булып китегез, (Балалар кулларын төшерәләр.
Җырлап бәйрәм итегез! 4 бала уртага биергә чыгалар)
Уен яңа чыккан ике бала белән дәвам итә. Ике тапкыр уйнагач уртага бер бала чыга.
7 бала. Сез дә килгәнсез икән,
Без дә килгәнбез икән,
Аулак өйләр хөрмәтенә
Биеп җибәрик микән?
Түгәрәктә парлы Мишәрләр биюе. (Танцы народов Поволжья. Диск). Ярты көйгә баралар. Кара-каршы басып, ике тапкыр кул чабалар, 3 тапкыр тыпырдап ярым борылыш (поворот) ясыйлар. Башта уңга, аннан сулга.2 тапкыр кабатлана. Ярты көйгә гади йөреш белән уң куллар белән култыклашып әйләнәләр, ярты көйгә сул куллар белән култыклашып, тыпырдап әйләнәләр. Түгәрәктә калалар.Әби-бабай уртага чыгалар.
Әби. Менә бит, аулак өй , дигәч нихәтле кунак килгән.
Бабай. Әле ярый сызгырып җибәрмәгәнмен, бөтен авыл халкы җыелган булыр иде.
Әби. Карткаем, әйдәле,теге үзебезнең яшь чакта уйнаган уенны балаларга өйрәтик.
Бабай. “Бияләй салышлы “ уенын әйтәсең инде. Шул уенны уйнаганда синең белән танышкан да идек инде.
Әби. Җә, инде, бөтенесен дә сөйләп бетермә.
Бабай. Сине тыңлыйм, сине тыңлыйм, карчыккаем. Әйдәгез, балалар, җайлашып утырыгыз.(Идәнгә тезләнеп утыралар). Мин сезгә бияләйне ыргытам, биялөйне кем тота, шул уртага чыгып бер табышмак әйтә.Ә кунаклар җавабын эзлиләр.
УЕН “ Бияләй салышлы”. Табышмаклар.
1.Су түгел сыек, кар түгел ак. (Сөт)
2.Авызы өстә, күзе төптә. (Кое)
3.Аягы бар,кулы юк. Аркасы бар, түше юк. (Урындык)
4.Колаклы ябалак кыштан саклый. (Бүрек)
5.Өй түбәсенә баскан, трубкасын капкан. (Морҗа)
6.Башы да тишек, төбе дә тишек,
Уртасында-су, читендә-ут. (Самавыр)
8 бала. (Уртага чыгып) Мин беләмен шундый уен,
“Чүпләмле” дип атала.
Бу уенны уйнаганда
Зур игътибар сорала.
Уйныйбызмы?
Балалар. Уйныйбыз, уйныйбыз! (Басалар).
УЕН.”Чүпләмле”. Ахырда калган бала җырлый. Калганнар утыралар. Татар халык җыры булса әйбәтрәк.
Җыр бетүгә Әби йомгаклар тотып чыга.
Әби. Балалар, күңел ачуны Фаөдалы ш белән бәөләп алып барсаң бигрәк тә әйбәт инде ул. Менә шушушы орчыктагы йонны йамгакка урап бирегез әле. Эшләгәнегез минем өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен булыр.
Ләйсән. Бу эшне башкарырга безгә әниләр дә булышырлар.
УЕН “Йомгак урау”. Балалар орчыкны тоталар. Әниләр йомгакка урыйлар. 6 орчык.
Әби. Менә шулай, аулак өйләрдә күңел дә ачканнар, кул эшләре дә эшләгәннәр.
Бабай. Ә егетләр, кызлар кара-каршы җырлаганнар.
Ләйсән. Нигә бабай, бездә дә бар ул кара-каршы җырлаучылар. Ягез әле, кызлар, егетләр, җырлап күрсәтик әле үзебезнең такмакларны.
Малай. Җырларга икән, җырларга,
Ялындырып тормыйбыз.
Аулак өйләр гел булмый ул,
Рәхәтләнеп җырлыйбыз.
“Алмагачлары” көенә ТАКМАКЛАР. Җыр тәмамлануга ике кыз чыга.
1 кыз. Бигрәк матур җырладылар. Ошадымы?
2 кыз. Ошады.
1 кыз. Шуннан.
2 кыз. Утырган да шуган.
1 кыз. Кем?
2 кыз. Кем дигәннең үзе, маңгаенда күзе.
1 кыз. Белдеңме?
2 кыз. Белдем. Колагыма элдем. Берсеннән керде, икенчесеннән чыгып китте.
1 кыз. Хуш...
2 кыз. Сөйләшкәндә мине дә куш.
1 кыз. Ник?
2 кыз. Син сорамас микән, дип.
1 кыз. Ишетмәдем. Ни дисең?
2 кыз. Базарда колак саталар, дим.
1 кыз. Нәрсә?
2 кыз. Рәхмәт!
1 кыз. Киявең булсын Әхмәт.
2 кыз. Яхшы сүзеңә рәхмәт!
Бу ике кыз янына малай чыга. Урталарына баса.
Малай. Әй, кызлар, сүз көрәштереп тормагыз әле. Менә минем кебек тизәйткеч әйтергә өйрәнегез.
Абагага бага-бага, Башым бәрдем баганага.
Утыралар. Балалар мин дә беләм, мин дә әйтәм, диләр.
---Бүрәнәгә басты бүдәнә, Бүдәнәне басты бүрәнә.
Гаеп бүрәнәдә дә бар, Бүдәнәдә дә бар.
---Мич башында биш мәче, Биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына Ишелмәсен мич ташы.
Ләйсән. Әби, Бабай, ничек безнең балалар?
Бабай. Белмәгән нәрсәләре дә юк икән.
Әби. Бәй, шаккатып торасың. Алар бит замана балалары, компьютерны кочаклап туалар. Ә менә әниләре тизәйткечләр беләләр микән, тикшереп карыйк әле.
Әниләр тизәйткечләр әйтәләр. Ләйсән түбәтәйгә бөтереп салган кәгазьләр белән йөри. Әниләр алалар. Аннары алга чыгып тезелешеп басалар. Бер-бер артлы укыйлар.
Әби. Әниләре дә бик булдыралар. Балалар, монда бит әле сезнең әби-бабайларыгыз да бар. Аларны аулак өйнең түренә чакырыйк әле.
Бабай. Аларга минем бер уеным бар. Замандашлар минем янга килегез. Кызлар карчыгым янына басыгыз. Каракаршы биибез дә, музыка туктауга, һәркем үзенә пар табып кочаклап ала. Ялгыша күрмәгез берүк.
Әби, бабайлар бииләр. Музыка туктаганда ут сүнә. Бераздан яна.
Ләйсән. Менә шулай, дус-тату, гомер буе берсен-берсе аңлашып яшәгән бәхетле парлар өчен безнең “Алтын туй” җырыбыз бар. Алтын туйларыгызны күрергә насыйп булсын.
Җыр: “Алтын туй” Г.Гәрәева җыры. Ярымтүгәрәктә. Балалар басып торалар. Әби, бабай алга чыга.
Әби. Әй, ул аулак өйләрдәге уеннарның кызыклыгы. Хәтерлисеңме, карткаем, күз кысышлы уйный идек.
Бабай. Хәтерлим, хәтерлим.
Ләйсән. Безгә дә өйрәтегез әле.
УЕН: “КҮЗ КЫСЫШЛЫ”. Түгәрәк ясап балалар урындыкларга утыралар. Әниләр балалар артына басалар. Бер урындык буш кала. Анда Ләйсән баса. Уенны ул башлый. Бер балага күз кыса. Бала буш урындыкка йөгерә. Үз чиратында, урындык артында калган әни икенче балага күз кыса. Уен шулай дәвам итә. Аннан алышынып утыралар. Уен тиз темпта барса күңеллерәк үтә.
Әби.(уртага чыга, сәгать карый)Бәй, таралышыр вакыт та җиткән икән бит. Карткаем, әйдә барыбыз да белгән бер көй уйнап җибәр әле. Аулак өйдән җырлап таралышыйк.
Җыр. “Күгәрчен гөрлидер”.Әниләр,балалар зур түгәрәктә.
Бала. (уртага чыга).Менә шундый аулак өйләр
Булган элек заманда.
Рәхтләнеп күңел ачкан.
Яшьләр, балалар, зурлар да.
Ә аннары бергәләшеп
Чәй эчкәннәр гөрләшеп.
Самавырлар җырлап торган
Өстәл өстен ямьләтеп.
Ләйсән. Без дә шулай дәвам итик,
Сый-хөрмәт өстәл тулы.
Яңгырасын шат авазлар.
Бездә Аулак өй булды.
Кунаклар белән чәй эчү.
Б Е Т Т Е.
Гөлсинә Гәрәева, Яр Чаллы.

ТАКМАКЛАР.
Бергә.Безнең бакча эчләрендә
Сайрый сандугачлары.
Башка көйгә тавыш бармый,
Даешь “Алмагачлары”.
Кушымта:Әй,алмагачлары, сайрый сандугачлары.
Әй,алмагачлары. Сайрый сандугачлары.
Кызлар Аргы яктан берәү килә,
Кара костюм, ак яка.
Кара костюм, ак якага
Исебез китми пока.
Малайлар.Алма бакчасына кереп
Әнис алма ашадым.
Авызында сүзе тормый
Шуңа күрә ташладым.
Кызлар.Сандугачлар оялаган
Пыяла ояларга.
И, ходаем, насыйп итмә
Усал бианайларга.
Малайлар.Берәү, икәү, әчәү, дүртәү,
Скрипка кыллары.
Чүлмәктәге катык кебек
Безнең бакча кызлары.
Бергә.Без җырладык шаян җырлар,
“Алмагачы” көенә.
Шул “Алмагачы"көенә
Күңелләрем сөенә.
Кушымта шул ук.

Приложенные файлы

  • docx 23624134
    Размер файла: 23 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий